"Сугыш җәрәхәтләре төзәлмәгән әле..."

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
Ел саен май аенда илебез халкы дәһшәтле сугыш елларын кабат искә ала, һәлак булган геройларын данлый. 2015 елда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Ничә дистә еллар узса да, вакыт халык күңелендәге әрнүләрне оныттыра алмый. Кызганычка каршы, еллар үткән саен ветераннар сафы да сирәгәя.
Бөек Ватан сугышы яу кырында гына түгел, тылда да утлы эзләрен калдырган. Тылда да фронт булган - хезмәт фронты. Үзәк китапханәдә "Сугыш җәрәхәтләре төзәлмәгән әле..." дип исемләнгән кичә үткәрелде. Әлеге чарада сугыш ветераннары А.В.Чупахин, Н.В.Евдокимов, тыл ветераннары М.П.Микушова, А.Ф.Островская, А.И.Ромина, Н.Х.Галимова хатирәләре белән уртаклаштылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International