Чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсен берләштерү һәм тарату максатында, Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф бүлеге" МУ эш планы нигезендә, 2014 елның 24 апрелендә Иске Элмәле урта мәктәбе базасында чуваш теле һәм әдәбияты укытучыларының "Чуваш теле дәресләрендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану" темасына семинар уздырылды. Семинар кысаларында чуваш теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе җитәкчесе И.В.Мишкина "Заманча җәмгыятьтә туган телне өйрәнүнең роле" дигән доклад белән чыгыш ясады. Семинарда катнашучылар ачык дәресләр карадылар, коллегаларының иҗади лабораторияләре һәм кабинетлары белән таныштылар.
Семинарның икенче өлешендә ачык дәресләргә анализ ясалды. Түгәрәк өстәл артында уздырылган әңгәмәдә педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә планнары һәм идеяләре белән таныштырдылар.