Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чаралар

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
26 апрельдә район гомумбелем бирү учреждениеләре базаларында  бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган чаралар үткәрелде. Әлеге чараларда мәктәп педагоглары, мәктәп музейлары җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, укучылар, балалар җәмәгатьчелек берләшмәләре активистлары, туган якны өйрәнү түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр һәм авыл халкы катнашты. Мисалга, Лашман урта мәктәбендә Г.Тукайның "Сарык белән кәҗә", "Бала белән күбәләк", "Сабыйга", "Шүрәле" шигырьләре һәм әкиятләре сәхнәләштерелде. Тамашачыларга "Урман маҗаралары" дигән әкият тә бик ошады (әсәрне мәктәп укучысы Рания Газыймҗанова сәхнәгә куйды). Чара "Тукай әкиятләре" дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсен карау белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International