Күчемсез милек белән алыш-биреш: иң мөһиме куркынычсызлык

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Күчемсез милек белән алыш-биреш: иң мөһиме алдатмау.

16 апрельдә "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында "Казанда күчемсез милек" дип исемләнгән еллык Форум уздырылды.

Быел "Татарстан Республикасы риэлторлар гильдиясе форумны һөнәриләр өчен генә түгел, ә кулланучылар проблемаларын күздә тотып оештырган иде. Оештыручылар форумның миссиясен "Максимум тере аралашу" дип билгеләгәннәр. Әлеге формат бик әһәмиятле, чөнки җирле базарның проблемалары да байтак. 

Чара кысаларында "Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә килеп чыккан проблемалы мәсьәләләр" дигән конференция дә оештырылды. Биредә күчемсез милек агентлыклары вәкилләре, банк оешмалары, хакимият органнары, шул исәптән Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе вәкилләре дә катнаштылар. 

Бүгенге көндә Казанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә исәп-хисап ясауда куркынычсызлык мәсьәләсе кискен тора. Экспертлар сату-алу килешүе төзегән көнне акчалата исәп-хисап ясау куркынычсыз түгел дип белдерәләр. Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең документлар кабул итү-бирү бүлеге җитәкчесе Ада Зәйдуллина ассызыклап үткәнчә, Татарстанда күчемсез милек базары - ул сатучылар базары. Закон нигезендә 18 календарь көнендә үткәрелүче теркәү процедурасы ул гади формальность өчен генә түгел. Документлар тапшырылгач һәм саиучы белән алучы арасында алыш-биреш ясалгач, иң кызыклысы - хокукый экспертиза башлана. Аңа  15 көн бирелә. "Әлеге 15 көн эчендә, мошенниклык яки башка хәлләр килеп чыкмаса да, төрле кыенлыклар булырга мөмкин. Мисал өчен, өченче затның хокуклары бозылырга яки күчемсез милекне рәсмиләштерүгә тыю салынган булуы ачыкланырга мөмкин. Теркәүчедә шик туып ул алыш-бирешне туктатырга мөмкин. ЕГРПга теркәлгән көнне генә алыш-биреш законлы булып санала. Шуңа да фатир өчен алдан акча биреп куярга киңәш ителми, - дип аңлатма бирде Ада Зәйдуллина. 

Әлеге проблеманың кискенлеген искә алып, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы кебек, Казанда да күчемсез милеккә хокукны теркәгәннән соң гына алыш-биреш ясау тәкъдим ителә. 

Күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда әлеге яңалыкны кертүне үзебездән башларга кирәк, диде хезмәттәш риэлторларга "Риэлторлар гильдиясе" президенты Руслан Садреев. Гражданнарга бу нисбәттән күбрәк мәгълүмат бирү максатыннан, Руслан Садреев Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе белән берлектә күчемсез милек сатып алучылар өчен видеороликлар һәм брошюралар эшләргә тәкъдим итте.

Форум кысаларында күргәзмәләр залында гражданнар өчен консультацияләр бирү дә оештырылды. Гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар белән банк оешмалары, төзелеш фирмалары, күчемсез милек агентлыклары, БТИ, Росреестр Идарәсе вәкилләренә дә сорауларын бирде. Барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирелде.

Матбугат хезмәте.

"Татүзәк" материалларыннан файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International