"Дача амнистиясе" тормышны җиңеләйттеме?

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

"Дача амнистиясе" тормышны җиңеләйттеме?

7 елдан артык гамәлдә булган "Дача амнистиясе" турында күп сөйләнелде. кабат искәртәбез, әлеге законны кабул итү физик затларга аерым җир участокларына һәм аларда төзелгән өй, дача, гараж һәм башка күчемсез милек объектларына хокук рәсмиләштерү процедурасын ансатлаштырды.

Ләкин парадокс: гражданнар тарафыннан бик җылы кабул ителгән әлеге закон тормышта кайберәүләр өчен зур авырлыклар тудырды.

 Торакмы, торак түгелме?

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә еш кына түбәндәге эчтәлекле хатлар керә:

"Декларация тутырганда дача йорты ялгышлык белән "торак" дип күрсәтелгән. Бу безнең торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә проблемалар тудырды, чөнки гаиләм - ирем һәм ике кызым белән коммуналканың бер бүлмәсендә торабыз. Бакчадагы өебезне торак түгел дип үзгәртергә ярдәм итегез".

Өстәвенә гариза язучылар мондый хәлләр килеп туганда идарә хезмәткәрләре гаепле дип саныйлар. Шул сәбәпле түбәндәгеләрне ассызыклап үтәсе килә: 

Бакча йортына хокукны теркәгәндә гариза язучы күчемсез милек объекты турындагы декларацияне шәхсән үзе тутыра һәм Росреестр офисына тапшыра. Әлеге декларациянең формасы Минэкономразвитие тарафыннан 2009 елда ук расланган. Шуңа да бу очракта Идарәне гаепләү урынсыз. Ә менә әлеге хатаны төзәтү бик ансат түгел.

Нишләргә?

Объектның билгеләмәсен үзгәртү өчен "ТР буенча Росреестрның федераль кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә һәм әлеге үзгәрешләрне раслаучы документларны тапшырырга кирәк. Бу документ объектны торак яки торак түгел дип раслаучы җирле үзидарә органы карары яки суд карары булырга мөмкин. Шуннан соң Идарәгә гариза язарга һәм 200 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Әлеге катлаулы хәлләрне булдырмас өчен декларация тутырганда бик игътибарлы булырга киңәш итәбез.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International