Кабат гаражлар турында

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Кабат гаражлар турында
Гаражларга, шул исәптән гараж - тәзелеш кооперативлар составында торучыларына да, милек хокукына дәүләт теркәве уздыру Казанда яшәүчеләр өчен генә түгел, барлык Татарстан халкы өчен дә актуаль булып кала. 
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гаражларга дәүләт теркәве уздырганда, аларны сатканда яки алганда түбәндәге төп моментларга игътибарны көчәйтергә тәкъдим итә.
Беренчедән, гараж ГСК составында торса, пай кертемен түләп бетергән көннән сез милекче хокукына ия булып саналасыз. Хокукка дәүләт теркәве бу очракта хокукны раслау характерында була. Гаражга милек хокукын теркәү өчен пай кертемен түләү һәм ГСК әгъзасы булуы турында белешмә тапшырырга кирәк. Биредә кооперативка әгъза булып керү вакыты, пайны түләп бетерү вакыты, гаражның кайда урнашуы һәм тасвирламасы күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге белешмәне ГСК рәисе имзалый һәм кооператив мөһире белән раслый.
Икенчедән, әгәр дә сез гараж сатып алырга телисез икән, язма рәвештә сату-алу килешүе төзү таләп ителә, нотариуска барып раслату кирәкми, тапшыру-кабул итү килешүе, акты төзү дә җитә. Ике як та шушы документлар белән ТР буенча Росреестр идарәсенә   хокукның күчүе турында дәүләт теркәвен уздыруны сорап мөрәҗәгать итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International