Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Иҗтимагый советы агымдагы елда актив эшчәнлек алып бара

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Иҗтимагый советы агымдагы елда актив эшчәнлек алып бара.

3 апрельдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Иҗтимагый советының яңартылган составы быел беренче утырышын уздырды. Әлеге совет 2011 елда ведомствоның дәүләт хезмәтләре күрсәтүен яхшырту буенча рекомендацияләр бирү максатыннан оештырылган иде. 

Утырышта каралган беренче тема - ведомствоның 2013 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау булды. Бу мәсьәлә буенча Идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Миннекәев чыгыш ясады.

Идарә җитәкчесе урынбасары Артем Костин ведомствоның күчемсез милеккә кадастр бәяләве буенча вәкаләтләре турында мәгълүмат бирде. Шунысын да ассызыклау мөһим, соңгы вакытта бу сорау җәмәгатьчелек арасында зур резонанс тудырды. Артем Костин Идарәдә бәхәсле мәсьәләләрне судка кадәр карау буенча комиссия оештырылуы турында чыгыш ясады.

Утырыш кысаларында Иҗтимагый советның яңа сайланган рәисе Руслан Садреев Казан шәһәрендә 2013 елда Идарәгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үткәрелгән анкеталауга нәтиҗә ясады. Сораштыруда катнашучыларның 97 проценты хокукны теркәүгә документлар тапшыруга "алдан язылу" хезмәтен уңайлы дип саный, 78 процент документлар тапшыру-алу залларындагы шартларны уңайлы ди, 90 процент хокукка бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар алуга запрос биргәндә 20 минуттан да азрак чиратта торулары турында белдерәләр. 

Идарәнең матбугат хезмәте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International