Район советының кырык тугызынчы утырышы

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
2014 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль район Советының кырык тугызынчы утырышы булып узды.
Утырышта депутатлар 8 мәсьәлә карадылар:
1. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
2. Чирмешән муниципаль районы бюджетының 2013 елга үтәлеше турында.
3. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында конфессиональара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү буенча бурычларның хәле турында.
4. Татарстан Республикасы һәм Чирмешән муниципаль районы территорияләрендә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген саклау турында.
5. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль район Советының 2009 елның 20 апрелендә кабул иткән 145 санлы "Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетында муниципаль хезмәт вазыйфаларының реестры турында" карарына үзгәрешләр кертү турында.
6.Чирмешән муниципаль районында аерым төр эшчәнлек өчен керемгә бердәм салым буенча салымнар системасын гамәлгә кертү турында.
7. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районымуниципаль унитар предприятиеләре кеременең бер өлешен җирле бюджетка күчерү тәртибе турында Положениене раслау турында. 
8. Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы территориясендәге муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International