7 майда балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында Әлмәт шәһәренең бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты "Яшьлек" инструменталь ансамбле концерты булып узды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нуреева Фәридә Сәит кызы. Коллективта Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжы укытучылары чыгыш ясый. Алар белән бергә колледж студентлары да килгән иде.