Суд приставлары хезмәте Пенсия фонды белән берлектә шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү буенча акция үткәрә

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Суд приставлары хезмәте Пенсия фонды белән берлектә Чирмешән районында 12 майдан 11 июньгә кадәр "Бурычлы шәхси эшмәкәрләрдән бурычларын түләтү айлык" дип исемләнгән акция үткәрә.
Районның 74 шәхси эшмәкәренең Пенсия фондына иминият кертемнәре буенча 2 миллион сум тирәсе бурычлары бар.
Айлыкка әзерлек эшләре башланды да инде: бурычлы шәхси эшмәкәрләрнең милекләре барлана, банклардан бурычлыларның исәп-хисап счетлары барлыгы ачыклана, счетлардагы акчалары, милекләре (фатир, гараж, дача, җир участоклары), автотранспорт чаралары ачыклана.
"Айлык" барышында эре базарлар һәм сәүдә үзәкләрендә, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлек алып бару урыннарында рейдлар уздырылачак. Бурычлыларның РФ территориясеннән читкә чыгуларын чикләү һәм "Юл приставы" аппарат-программалы комплексыннан файдалану буенча да рейдлар уздырыла, эшчәнлек арттырылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International