Җиңү бәйрәме алдыннан район гомум белем бирү учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, сугышта катнашкан яки яу кырында һәлак булган райондашларыбызның тол хатыннары катнашында кызыклы очрашулар, чаралар үткәрелде. Чирмешән лицеенда уздырылган шундый чара “Сезнең алда баш иябез, ветераннар!” дип исемләнгән иде. Биредә тыл ветераннары катнашты, алар күз яшьләре аша сугыш чоры авырлыкларын искә алдылар. Укучылар аларга сораулар бирделәр, кызыклы истәлекләрне язып та алдылар. Бу райондашларыбызга инде сиксән тулып узган. Аларның хатирәләре киләсе буыннар хәтерендә дә мәңгегә сакланырга тиеш.
Балалар ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләделәр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар кунаклар өчен бик кызыклы концерт та әзерләгәннәр иде. Чирмешән лицееның укытучылар коллективы (директор М.Ә.Могыйзов) укучыларда өлкәннәргә, Россия тарихына зур хөрмәт тәрбиялиләр. Ветераннар – Чупахин Александр Васильевич, Белоногов Александр Васильевич, Гришанин Георгий Васильевич чараны оештыручыларга рәхмәтле.