"Мин - тишерүче" муниципаль конкурсы

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
1 нче Чирмешән урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучыларының "Мин - тикшерүче" дип исемләнгән тикшеренү эшләре һәм иҗади проектлар  муниципаль конкурсы уздырылды.
Конкурста 9 мәктәптән - 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, Чирмешән лицее, Бәркәтә, Лашман, Әккәрәй, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Туймәт, Кара Чишмә мәктәпләреннән 8-10 яшьлек укучылар катнашты. 
Барлыгы 19 тикшеренү эшләре тәкъдим ителде. Балалар иҗади ачышлары белән уртаклаштылар, аудитория алдында чыгыш ясый белүләрен дәлилләделәр, бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар.
"Мин - тикшерүче" бәйгесенең җиңүчеләре түбәндәгеләр:
Харисова Эльмира - Чирмешән лицее, җитәкчесе - Нәфисә Сибгатулловна Зиннурова.
Баляева Виктория - 1 нче Чирмешән мәктәбе, җитәкчесе - Надежда Николаевна Трофимова.
Чупина Анна - Әккәрәй урта мәктәбе, җитәкчесе - Людмила Михайловна Трофимова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International