Аеруча тәвәккәллек подразделениесе ветераны

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
"Маяк" атом-электр станциясендәге атом бомбасын сынаулардан соңгы куркыныч калдыкларны юк итүчеләр арасында чирмешәнлеләр дә була. Аларның берсе - аеруча тәвәккәллек подразделениесе ветераны - Мирсәет Әгъзам улы Кашапов. Мемориаль үзәккә аның фоторәсемен кызы тапшырды. Мирсәетне 1952 елда Совет Армиясе сафларына чакырталар. Ул Белоруссиядә хезмәт итә, шунда ук шофер һөнәрен дә үзләштерә. 1954 елның сентябрендә аны 43 нче гвардия полкы составында Оренбург өлкәсендәге Тоцк полигонына җибәрәләр. Биредә солдатлар атом бомбасын шартлатып карау эшендә катнашалар.
Армия хезмәтеннән соң ул туган авылына әйләнеп кайта, озак еллар "Сельхозтехника" оешмасында машина йөртүче булып эшли. Районга беренче булып кайткан КамАЗ автомобилен дә аңа ышанып тапшыралар. Фидакарь хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.
Мирсәет Кашапов хәзер дә туган авылы Әмирдә гомер итә, аңа инде 82 яшь.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International