"Балаларга сугыш турында укыйбыз" халыкара акциясе

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Чирмешән үзәк балалар китапханәсе Самара өлкә китапханәсе тарафыннан оештырылган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Халыкара акциясендә катнашты. Акциядә 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 4 класслары укучылары (сыйныф җитәкчеләре Л.Суркова һәм В.Плотникова) катнаштылар. Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан итүдән башланды. Аннан соң А.Митяевның "Серьги для ослика" дигән хикәясе кычкырып укылды һәм әлеге әсәр буенча бергәләшеп фикер алышу булды. Акциянең ахырында "Герой-пионерлар" дигән презентация тәкъдим ителде һәм сугыш турында китапларга күзәтү ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International