"Куркынычсыз тәгәрмәч - 2014"

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Чирмешәндә узган “Куркынычсыз тәгәрмәч“ юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары конкурсын Чирмешән районы ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" оештырдылар. Бәйгедә Кармыш урта мәктәбе командасы (җитәкчесе Гомәров Г.Г.) беренче урынны яулады.
Быел яшь инспекторлар слетында 24 мәктәптән 93 укучы катнашты. Балалалар “Юл кагыйдәләрен белүче“, “Автошәһәрчек“, “Велосипедта фигуралы йөрү“, “Беренче медицина ярдәме күрсәтү“ конкурсларында көч сынаштылар. 
-Мин бу  бәйгедә беренче тапкыр катнашам, - ди Утыз Имән мәктәбенең 5 класс укучысы Гүзәл Төхвәтуллина.- Бар да ошады. Аеруча медицина ярдәме күрсәтү бәйгесе кызыклы булды. Без ярышка берничә көн дәвамында әзерләндек. Башкалар да яхшы әзерләнгәннәр, көндәшләр көчле. 
Шулай да Утыз Имән командасы сынатмады, өченче урынга лаек булды. Чирмешәннән кадет мәктәп-интернаты укучылары икенчедә. Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе оештырган бу бәйгедә барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International