Ел саен 24 майда илебездә Славян язмасы һәм мәдәнияте көне үткәрелә. Бу уңайдан район үзәк китапханәсендә славян азбукасын эшләгән мәгрифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийга багышланган лингвистика бәйрәме үткәрелде. Чарада 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм Чирмешән районы благочинные А.Филимонов катнаштылар.