Мәктәпләрдә быелгы уку елында соңгы дәресләр бара

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Менә "Соңгы кыңгырау" да чыңлады, унбер еллык мәктәп тормышы инде артта калды. Чыгарылыш сыйныфларны алда дәүләт имтиханнары көтә. 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 11 класс укучылары өчен соңгы тарих дәресләре бигрәк тә кызыклы үтте. Класс җитәкчеләре Ксения Баляева һәм экскурсовод Лидия Мурзина алар өчен Чирмешән авылының тарихи урыннарында дәрес-экскурсияләр үткәрделәр. Укучылар Геройлар аллеясында, Җиңү паркында, Чирмешән крепостенда, Титов һәйкәле янында, туган як тарихы музеенда булдылар. Укучылар истәлекле урыннарда бергәләшеп фоторәсемгә дә төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International