Иске Элмәле авыл мәдәният йортында Икмәккә багышлап чара уздырдылар

2015 елның 16 октябре, җомга
Иске Элмәле авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре Икмәккә багышлап чара уздырдылар. Бирегә кунакка авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Балаларны тантаналы итеп, ипи-тоз белән каршы алдылар. Һәм ни өчен кадерле кунакны шул рәвештә каршы алу традициясе булуын аңлаттылар. Укучылар ипинең ничек үстерелүен, чәчү, уру, сугу эшләрен, аны тәмле итеп пешерүне тасвирлаган презентация белән таныштылар, "Кайнар, хуш исле, алтынсу икмәк" дигән викторинада катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International