П.И.Курасанов исемендәге 1нче Чирмешән урта мәктәбендә бу көнне китапханәче Н.А.Миронова "Толерантлык - тынычлыкка юл" дип исемләнгән дәрес үткәрде. Наталья Александровна толерантлыкның кешелек җәмгыяте өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын сөйләде. Дәрестә катнашучы 7 сыйныф укучылары бу мәсьәләдә үз фикерләрен дә белдерделәр.
Укучылар әлеге темага оештырылган викторинада бик теләп катнаштылар, китаплар күргәзмәсе белән дә таныштылар.