Чирмешән муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Утырышны  террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барды.

РЭЭМның “Чирмешән“ муниципальара полиция бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев, район прокуроры Фаил Хәйруллин террорчылык, экстремизм күренешләрен кисәтү, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү кирәклеген әйттеләр. 

Һәр оешмада, учреждениедә, предприятиедә, гомумән, барлык объектларда керү-чыгу - пропуск режимы булдырырга, чардакларга, подвалларга аларны һәм торак йортларны көн саен тикшереп, анда үтеп керү өчен юл калдырмаска, йозак куярга кирәк. 

Террорчылык гамәле кылу ниятле кешеләр урманнарда, буш йортларда да яшеренергә мөмкин. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә дә андыйлар иркенләп йөрмәскә тиеш. Инде кат-кат, алда да әйтелгәнчә, язылганча, шикле кешеләр турында кичекмәстән полициягә хәбәр итү шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International