Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, РФ Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә, 2015 елның 2 октябрендә ТР профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координацион советы, ТР Минстрлар Кабинеты арасында Татарстанда минималь хезмәт хакын билгеләү турында килешү төзелде.
Әлеге килешү буенча Татарстан Республикасы экономикасының бюджеттан тыш секторында минималь хезмәт хакы 7309 сум, ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә 5965 сум күләмендә билгеләнә.