Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинның Әниләр көне белән тәбрикләве

2015 елның 28 ноябре, шимбә

Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне олы бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, саулык, кояш гомере, иминлек, сабырлык телим.

Гомер-гомергә хатын-кызлар – гаилә учагын саклаучы, илебез терәге, илаһи олы, кадерле затлар. Алар алдында баш иябез. 

Бүген гүзәл затларыбыз җәм­гыятьнең бөтен өлкәләрендә катнаша, алар балалар тәрбияли, завод-фабрикаларда хез­мәт куя, иген үстерә, фәнни һәм иҗат эше белән шөгыльләнә, зур-зур коллективлар, хәтта илләр белән идарә итә. Хатын-кызларыбыз булдырмаган шөгыль юк.

Киләчәктә дә уңышлар яулап, игътибар һәм хөрмәт тоеп, балалар сөеп яшәгез, кадерле хатын-кызларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International