Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Шакиров район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы планерканы уздырды.
Планеркада катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф һәм спорт өлкәсендә башкарылган эшләр, салымнар җыю турында (5 авыл җирлегендә салымнар буенча бурычлар бетерелгән) мәгълүматлар тыңладылар,
Шәхси сектордан сөт җыю һәм үткән ярминкә турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин чыгыш ясады.