Шешминка чиркәве гөмбәзле булды

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

2016 елның 22 мартында, Шешминка чиркәвенә гөмбәз урнаштырылды.

Шешминкадагы Димитрий Солунский храмының түбәсен тутыкмаучы корычтан эшләнгән, нитротитан йөгертелгән, алтынсыман тәреле гөмбәз бизи.
Гөмбәзне (куполны) махсус заказ буенча Чиләбедә эшләткәннәр, аны осталар үзләре үк урнаштырды.

Бу көнне авыл халкы  чиркәү янына җыелды. Кайбер кешеләр бу чиркәүнең гөмбәзен кискәнне дә хәтерли. Ә бүген алар төзекләндерелүче чиркәүгә гөмбәз һәм тәре куюның да шаһитлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International