21 мартта Арча, Самара өлкәсе һәм Чирмешән кызлары очрашты. Нәтиҗәдә безнең кызлар беренче булды, Арча - икенче, Самара кызлары өченче урында.
23-24 мартта 2004-2005 елда туган малайлар командалары (Тольятти, Лениногорск, Биек Тау, Чирмешән) ярышты. Монда безнең "Корыч ябалак"лар җиңде. Биектаулылар - икенче, Лениногорский малайлары - өченче.
25-27 март көннәрендә 2007-2008 елда туган малайлар арасында матчлар узды. Бу көнне боз өстендә Актаныш, Лениногорск, Казан, Яшел Үзән, Нурлат, Чирмешән спортчылары очрашты. Лениногорск командасы беренче булды. Чирмешәнлеләр - икенче, Нурлат командасы - өченче.
Турнирны ябу тантанасында "Ак барс" хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов катнашты.