2016 елның 28 мартында, Чирмешән полиция бүлекчәсенең киңәшмәләр залында, Чирмешән полиция бүлекчәсе начальнигы вазифасына полиция полковнигы Илгиз Алмакаев билгеләнде. Яңа җитәкчене тәкъдим итү ТР Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-лейтенанты Дамир Равил улы Диниулловка йөкләнде. Шулай ук киңәшмәдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән район суды рәисе Рәиф Сәйфетдинов, Чирмешән районы прокуроры урынбасары Юрий Иванов һәм Чирмешән полиция бүлекчәсенең шәхси составы катнашты.