"Күрәм, ишетәм, әйтәм"

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

2016 елның 30 мартында, Чирмешән лицее базасында Яшьләрнең ял итү үзәге ТР авыл яшьләре оешмасының район бүлекчәсе белән берлектә, район үзәге мәктәпләре укучылары белән, "Күрәм, ишетәм, әйтәм" исемле коррупциягә каршы программа кысаларында чара үтте. Чара барышында "Коррупция", "Коррупциянерлар белән ничек көрәшергә?" кебек темаларга чыгышлар тыңланды. Бу чарада район прокуроры ярдәмчесе Михаил Пронин, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин, участок инспекторы  Марат Кәбиров катнашты.

Укучыларга коррупциянең нәрсәгә китерүе хакында видео язма күрсәттеләр. Чарада катнашучылар истәлек бүләге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International