26 мартта Алабуга шәһәрендә "Алло, без талантлар эзлибез" ачык республика конкурсы узды. Анда район балалар сәнгать мәктәбенең театр һәм декоратив- гамәли сәнгать бүлекләре укучылары катнашты. "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә Гүзәл Динмөхәммәтова (җитәкчесе Динмөхәммәтова Г.М.) II дәрәҗә лауреат, ә Эвилина Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе Селезнева А.С.) III дәрәҗә лауреат булды. "Халык биюләре" номинациясендә Инзилә Шакирова (җитәкчесе Шакирова Г.Ф.) III лауреат булды.