28-29 мартта, Казанда һөнәри осталык республика конкурсы "Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы" номинациясенең финалы узды.
Конкурс 2016 елның 25 январенда старт алды. Конкурста 432 педагог-психолог катнашты.
Конкурсның муниципаль этабыннан соң 78 педагог-психолог җиңде.
Конкурсның финалына иң яхшы 19 белгеч үтте. Безнең районны тәкъдим иткән Альбина Мөхәммәтгалиева чараның йомгаклары буенча диплом белән бүләкләнде.