Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында язгы концерт

2016 елның 1 апреле, җомга

Кабат безгә Чирмешән лицее укучылары концерт белән килде. Аларны йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр дә көтеп ала.

Укучылар җырлар һәм биюләр бүләк итте.  Алар туган як, әни турында җырлар башкарды, "Катюша" җырына биеделәр. Яшь буынның безнең интернатта тәрбиләнүчеләрне онытмавы куанычлы, алар өлкәннәргә күңелле мизгелләр бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International