Бүген, 2016 елның 4 апрелендә атналык киңәшмә район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте.
Киңәшмәдә районда газ буенча бурыч 13 миллион сумга җитүен яңгыраттылар. Бурычлылар арасында физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар да бар. 2016 елның 15 апреленә кадәр бурычларны капларга кирәклеген әйттеләр.
Киңәшмәдә Чирмешән полиция бүлегенә яңа билгеләнгән начальник - полиция полковнигы Илгиз Алмакаевны тәкъдим иттеләр.
Чарада катнашучылар мәдәният, мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, подписка барышы белән таныштылар.