Чирмешән районы халкын "Сәламәт бул!" акциясендә катнашырга чакырабыз

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Сәламәтлек көне уңаеннан, район үзәк больницасы хезмәткәрләре дә  “Кәравансарай” сәүдә үзәгендә “Сәламәт бул!”  акциясе үткәрергә планлаштыралар.
Анда һәр кеше иртәнге сәгать 9дан 14гә кадәр артериаль кан басымын үлчәтә,  канда шикәр күләмен ачыклый ала, шулай ук үзеңнең буеңны һәм авырлыгыңны да белә аласың.
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу чара шикәр диабеты проблемасына багышлана һәм “Диабетны җиңеп чыгыйк” девизы астында уза. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International