2016 елның 5 апрелендә Чирмешән районында авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды.
Бу чарада иктисад һәм аграр үзгәрешләр буенча ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, инженерлар катнашты.
Комиссия машина-трактор паркының әзерлеген, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә һәм башкаларга бәя бирде.
Конкурс барышында 8 хуҗалык тикшерелде. "Чирмешән АГРО" җәмгыятенең язгы кыр эшләренә әзерлеге яхшы дип табылды.