Чирмешән районы "Бердәм Россия" партиясенең  "Яшь Гвардия" бүлекчәсе активистлары полиция бүлекчәсенең музеенда булдылар

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

6 апрельдә безнең илдә Россия Федерациясе эчке эшләр органындагы тикшерү аппараты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Чирмешән районы "Бердәм Россия" партиясенең  "Яшь Гвардия" бүлекчәсе активистлары полиция бүлекчәсенең музеенда экскурсиядә булдылар. Алар экскурсия барышында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары  турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Яшьләргә, хезмәт вазифасын үтәгәндә һәлак булган милиция майоры Кәбиров М.М.га багышланган стендны да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International