Инглиз теле укытучылары семинары

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 6 апрелендә Шешминка мәктәбендә районның инглиз теле укытучылары сеимнары узды. Семинарның темасы: «Игровые технологии на уроках английского языка в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО». Семинарда 15 укытучы катнашты.

Шешминка мәктәбенең инглиз теле укытучысы Захарова Г.В. 3 класста  «Home, sweet home» темасына ачык дәрес үткәрде. Семинарда катнашучыларга  «We are different, but we are together» темасына класстан тыш чара да күрсәтелде. Укучылар биеделәр, инглиз телендә җырлар башкардылар.

Иске Элмәле мәктәбенең инглиз теле укытучысы Макарова О.Н. «Игровые технологии на уроках английского языка в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО» темасына доклад укыды.  Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Җамалтдинова Р.И.  инглиз теле буенча дәрестән тыш  эшләр хакында сөйләде.

Укытучылар "Түгәрәк өстәл" артында дәрескә анализ ясадылар, фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International