7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу чара шикәр диабеты проблемасына багышлана һәм “Диабетны җиңеп чыгыйк” девизы астында уза. Район үзәк больницасы хезмәткәрләре уздырган чара барышында теләге булган һәр кеше артериаль кан басымын үлчәтте, канда шикәр күләмен ачыклады, шулай ук үзенең буен һәм авырлыгын да белә алды.
“Кәравансарай” сәүдә үзәгендә узган чарада 170 кеше катнашты. Кандагы шикәр күләмен ачыклаган 80 кешенең 12сенең шикәр күләме нормадан арткан. Артериаль кан басымын үлчәткән 97 кешенең 18сендә югары булуы ачыкланды.
Участок врачы Габдрахманова Н.И. дәва билгеләде, киңәшләрен бирде.
"Шикәр диабеты турында сез нәрсә беләсез?" темасына сораштыру үткәрелде.