Чирмешән лицееның озайтылган көн группасы тәрбиячеләре (Мортазина Ә.М., Шарапова А.И.) 2016 елның 5 апрелендә 1-2 класс укучылары өчен "Велосипед ул - сәламәт яшәү рәвеше" исемле уен-эстафета уздырдылар. Чарада ЮХИДИ хезмәткәре, полициянең өлкән лейтененты Р.Р. Шәкуров та катнашты.
Чара ахырында Р. Шәкуров укучылар белән әңгәмә үткәрде, юл транспорт вакыйгаларын булдырмау турында сөйләде.
Рәмис Рәсих улы балаларга яктылык кайтаручы браслетлар һәм буклетлар таратты.