2016 елның 4 апрелендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибе:
1. Административ эшләрне тикшерү.
2. Гомумпрофилактик сорауларны карау.
3. Районның торак пунктларына чыгу.
Утырышны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Долгополова Р.Ш. алып барды.
Утырышта 9 административ эш тикшерелде. Тикшерелгән административ эшләр буенча икесенә кисәтү ясалды, 7сенә (4500 сум) штраф салынды.