Сәламәтлек көнен1950 елдан бирле билгеләп үтәләр. Бу көн кешеләр сәламәтлекнең кадерен белсеннәр өчен уйлап табылган.
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Чирмешән бүлекчәсенең яшьгвардиячеләре район үзәк больницасының балалар бүлегендә ятучы сабыйлар янында булганнар. Активистлар балаларга төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырганнар. Чара ахырында һәр балага шар бүләк иткәннәр.