8 апрельдә Татарстанның Югары Ослан районында Сулица елгасында 5 яшьлек малай батып үлгән.
Шул хакта хәбәр иткән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәгать көндезге 2 тулып 10 минут узгач, Югары Ослан районы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Ямбулат авыл җирлеге башлыгы 5 яшьлек малай югалуы турында мәгълүмат бирә. Ачыкланганча, ир бала йортыннан 100 метр арада туганнары белән Сулица елгасы буенда йөргәндә, сулыкка аркылы яткан бүрәнә буйлап икенче ярга чыгарга булалар. Зуррак малайлар елга аша чыга ала, ә кече малай елгага төшеп китә. Абыйларының берсе ярдәмгә чакырырга йөгерә, икенчесе батып барганына булышмакчы була, әмма юеш кием аны төпкә өстери...
Һәлакәт булган урынга беренче булып сәгать 3 нче 15 минутта ТР янгын сакчылыгы хезмәтенең "Русское Макулово" аерым посты янгын сүндерүчеләре килеп җитә, аннары - Югары Осланнан 112 нче янгын сүндерү-коткару частендагылар. Бераздан Казаннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручы-кинологлары һәм 2 нче зональ эзләү-коткару хезмәтеннән водолазлар килә. Шунда ук алар үзирекле ярдәмчеләр белән эзләү эшләре башлый. Нәтиҗәдә, 3 сәгатьләп вакыт узгач, 6 нчы 20 минутта, водолазлар вакыйга булган урыннан 250 метр ераклыкта 1,5 метр тирәнлектән малайның үле гәүдәсен табып алалар. Елга киңлеге нибары 3 метр, тирәнлеге 2 метр, елга боздан ачылган булуы билгеле.