10 апрельдә лицей, кадет мәктәбе һәм физкультура сәламәтләндерү комплексы спорт залларында мәктәп коллективлары волейбол буенча көч сынашты. Волейбол буенча турнир традиция буенча 1992 елдан бирле уздырыла.
Ярышларда 16 команда катнашты. Әккәрәй мәктәбе укытучылары иң көчлеләр дип танылды, Чирмешән лицее каомандасы - икенче, Ивашкино командасы - өченче. Шешеминка, Күтәмә, Түбән Кәминкә командалары финалга чыккан иде.