Бүген, 11 апрельдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район оешмелары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар райондагы оператив хәл, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым һәм торак коммуналь түләүләрдәге бурычлылар, газета-журналларга яздыру компаниесенең барышы белән таныштылар.