Яңа Элмәле мәктәбендә быел да, район мәгариф бүлеге оештырган, шахмат турниры узды. Уенның иганәчеләре 1986 елгы чыгарылыш укучылары - Волков Валерий һәм Муськин Владиимир. Быел турнирда 9 мәктәптән 48 укучы катнашты. Командалар арасында "Шахматный каледоскоп" түгәрәге ( җитәкчеләре Редюков В.Е.) беренче булды. Икенче урында - "Белая ладья" (җитәкчеләре Сөнчәләев Ш.Я.), өченче урында - Иске Кади мәктәбе командасы (җитәкчеләре Мөхетдинов И.С.).