2016 елның 9 апрелендә Чирмешән авылында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр оешмасының район семинары булды. Чараны яшьләрнең ял итү үзәге һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.
Очрашуда ТР Аграр яшьләр оешмасы башкарма директоры Ильмира Сабирзяновна һәм ТР Аграр яшьләр оешмасы район бүлекчәләре белән эшләүче белгеч Адел Кашапов катнашты.