2016 елның 8 апрелендә Лашман мәктәбе укучылары "Яшь профессионаллар" ачык төбәк чемпионатында булдылар.
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 17 төбәгеннән студентлар 56 компетенция буенча көч сынашты. Шулай ук чемпионат кысаларында төп конкурсантлар белән бер мәйданда 15 һөнәр буенча 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр юниорлар, укучылар осталыгын сынады. Чемпионатта “инженер дизайны”, “лаборатор һәм химик анализ”, “лазер технологияләре”, “мехатроника”, “мобиль робот техникасы”, “нейропилотлаштыру” кебек кызыклы компетенцияләрне санап үтәргә була.