Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнде

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда беренчел тавыш бирүдә - праймеризда катнашуга документлар кабул итү тәмамланды. Республикада 69 кандидат теркәлде.

10 апрельдә оештыру комитеты РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Фәридә Хуҗина, ТР Милли китапханә хезмәткәре, танылган блогер Тимур Тимуршин, «НПО ВС» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Летуновский, «Эко БилД» ҖЧҖ генераль директоры Рушан Нәҗметдинов, юрист Гомәр Насыйбуллин кандидатураларын теркәде.

Төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов, бүгенге утырышны истәлекле, диде. Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда беренчел тавыш бирүдә катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнде. Алар - 69 кеше: федераль округ буенча 46 катнашучы теркәлгән, бер мандатлы округ буенча - 39 һәм исемлек, округлар буенча - 16 кеше. 15 апрельгә кадәр кандидатлар исемлеге федераль оештыру комитетына җибәреләчәк.

"Бүген беренче этапка нәтиҗә ясадык. Әмма исемлектә үзгәрешләр дә булуы бар, чөнки 22 майга кадәр кемдер үз кандидатурасын алырга да мөмкин. Хәзер бюллетеньнарны формалаштыру зарур, алар 22 майда, Бердәм беренчел тавыш бирү көнендә, безнең сайлаучыларга биреләячәк", - дип сөйләде Юрий Камалтынов.

Искәртеп үтик: 22 майда Татарстанда 560 санау участогы эшләячәк. Беренчел тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Бердәм Россия" дән Дәүләт Думасына сайлауга кандидатлар исемлеге төзеләчәк, дип хәбәр итә "Бердәм Россия" БСП ТТБ матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International