Агымдагы елның 30 нчы апреленнән дә соңармыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым тотып калынмаган керемнәрнең билгеле бер төрләре буенча яшәү урыны буенча салым инспекциясенә физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияләр тапшырырга тиеш

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Гражданнарның 2015 нче елгы керемнәре буенча декларацион кампания тәмамланып килә. Агымдагы елның 30 нчы апреленнән дә соңармыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым тотып калынмаган керемнәрнең билгеле бер төрләре буенча яшәү урыны буенча салым инспекциясенә физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияләр тапшырырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкче урынбасары Андрей Никиташин искәртте.

“Елдан-ел халыкның салымнар мәсьәләсендә хокукый аңы үсә бара. Гражданнар милекләрен саткан очракта, керемен декларацияләргә тиешлеген аңлый”, - дип белдерде Никиташин.

Физик затларның кеременә салым буенча декларацияләрне билгеләнгән срокка кадәр шәхси эшмәкәрләр, нотариус, адвокатлар, үз милкендә 3 елдан да ким булмаган мөлкәтне, кыйммәтле кәгазьләрне саткан физик затлар, теләсә нинди милкен куллануга, арендага биреп торучылар, салым тотып калынмаган керемнәргә ия булганнар, лотерея һәм башка уеннарда откан затлар, фән, әдәбият, сәнгать әсәрләре авторлары варислары буларак акчалата керем алучылар, башкарылган эш яки күрсәтелгән хезмәт өчен акча алганнар, физик затлардан бүләк рәвешендә акча алучылар (искәрмә: бүләк тапшыручы якын туган яки гаилә әгъзасы) тапшырырга тиеш.

“Салым органнары мәгълүматларына караганда, без быел 300 меңнән артык декларант көтәбез, шул исәптән 100 меңнән артыгы керемнәре турында декларацияләрне, мөстәкыйль рәвештә, тапшырырга тиеш. Бүгенгә 160 меңгә якын декларация кабул ителде, үзләре тапшырырга мәҗбүр булганнардан – 27 мең декларация, эшмәкәрләрдән – 6 мең декларация. Гомуми сумма барлыгы 180 млн сум тирәсе”, - дип билгеләп узды Андрей Никиташин. Аның әйтүенчә, 2015 нче елда шушы вакытка 146 мең декларация тапшырылган булган.

Идарә җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, документ тапшыруны соңгы көнгә кадәр сузып йөрүчеләр бар. Андыйларны ул декларацияләрне якын көннәрдә тапшырып бетерергә өндәде.

“Салым декларациясен шәхсән яки вәкаләтле вәкил аша тапшырырга, заказлы хат белән почта аша яки электрон рәвештә, юлларга була. Быелгы декларация тапшыру кампаниясенең үзенчәлеге физик затларның салым декларациясен салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон рәвештә җибәрү мөмкинлегеннән гыйбарәт. Шәхси кабинетта электрон имза (бушлай) булдырып, аның белән декларация һәм башка документларга кул куеп, салым түләүче, инспекцияләргә бармыйча, салым органнары белән электрон документлар әйләнешенә күчү мөмкинлегенә ия. Бу очракта кәгазь декларацияләр күрсәтү кирәкми”, - дип ачыклык кертте Андрей Никиташин. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә шәхси кабинеты булган 11 меңнән артык кеше мондый мөмкинлектән файдаланган.

Физик затларның керемнәренә салым салу буенча телдән консультацияләрне 8-800-222-22-222 номеры буенча бердәм контакт үзәккә шалтыратып белешергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International