Хөкүмәт йортында Татарстан белән Венгриянең хезмәттәшлек перспективалары турында сүз барды

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Альберт Кәримов ТР делегациясенең Венгриягә визиты нәтиҗәләре турында сөйләде

7-8 нче апрель көннәрендә ТР Президенты җитәкчелегендәге делегациянең Венгриягә визиты барышында үзара хезмәттәшлекне үстерү турында сүз куешылган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп узды.

Татарстан делегациясе составына республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре һәм банк секторы җитәкчелеге кергән.

Визит барышында ТР Президенты Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Венгриянең тышкы эшләр һәм тышкы икътисади багланышлар министры Петер Сийярто белән очрашкан. Венгрия-Татарстан эшлекле форумы, Татарстан һәм Венгриянең эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары үткән. Венгриядә Татарстан көннәре узган, ТР сәнгать осталары концерты күрсәтелгән.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Венгрия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнгән. Казан белән Будапешт арасында туры авиарейс ачу, автобуслар һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү өлкәсендә Венгрия компанияләренең “КАМАЗ” ГАҖ белән хезмәттәшлеген үстерү, “Татхимфармпрепараты” компаниясенең Венгриянең фармацевтик предприятиеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү, Венгрия белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә багланышларны үстерү, студентлар белән алмашу һәм башкалар.

Туризм һәм фәнни-белем бирү өлкәсендә дә хезмәттәшлекне киңәйтү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International