Иртәгә, 2016 елның 14 апрелендә, Казан шәһәрендә "КОРСТОН"да Республика конкурсында "2015 ел Хәйриячесе" исеменә лаек булучыларны тәбрикләү тантанасы була. Чарада ТР Президенты Р.Н.Миннеханов та катнаша.
Тантанада район делегациясе дә катнаша. Безнең районнан шәхси эшмәкәр Алсу Нуруллина "Хәйрияче - 2015" Республика конкурсында "Шәхси эшмәкәр" номинациясендә җиңүче дип табылган.