Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы. Аның ярдәмендә милли мәдәният традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче язучылар һәм шагыйрьләр буыны формалаша.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова конкурсның тирән мәгънәле, республика һәм күрше төбәкләр өчен мөһим вакыйга булуына, балалар өчен аерым роль уйнавына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу чара рухны баета һәм киләчәгебезне күз алдына китерергә ярдәм итә. 

“Күпмедер вакыттан соң алар мәшһүр язучылар һәм шагыйрьләр булып китәр, аларның әсәрләрен бик күп кешеләр укыр. Алар язган сценарийлар буенча спектакльләр куелыр. Безнең татар әдәбиятының киләчәге зур”, – дип билгеләп үтте ул “Өметле киләчәк” махсус номинациясе катнашучылары турында.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Әйтик, иң беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел – 2,8 меңнән артык.

Аерым алганда, Татарстанның үзеннән һәм РФ субъектларының 14еннән 2877 хезмәт кабул ителгән: шигърият жанрында – 2267, проза – 573 һәм драматургия – 37 хезмәт. Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортстан Республикасы, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь крае укучылары да катнашкан.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештырган әлеге бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат әсәрләрен кабул итү (1 нче февральга кадәр), эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү (10 нчы февральдан 11 нче мартка кадәр) һәм зона этабы – Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрдә экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү (22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр).

Конкурс йомгаклары буенча драматургия номинациясендә иң яхшы 5 эш билгеләп үтелде, шигърият номинациясендә – 9, проза номинациясендә – 10 эш. 1-4 нче сыйныфта укучы 10 бала “Өметле киләчәк” махсус номинациясендә билгеләп үтелде. Моннан тыш, Россиянең башка төбәкләреннән килгән 7 катнашучы аерым бүләкләнде. 

Җиңүчеләр арасында безнең районнан да талантлы яшьләр бар:

«Өметле киләчәк» номинациясесендә Газыймҗанов Нурфат – Чирмешән муниципаль районы Лашман урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы ун җиңүче арасында.
«Яшь драматург» номинациясендә 8-9 нчы сыйныфлар арасында Газыймҗанова Гөлинә - Чирмешән муниципаль районы Лашман урта мәктәбе укучысы, 1 нче урында.

"Яшь прозаик" номинациясендә, 8-9 класс укучылары арасанда Кармыш мәктәбе укучысы Язилә Гыйниятуллина беренче урын алды.

Иске Үтәмеш мәктәбенең 10 класс укучысы Гөлназ Газизова "Яшь прозаик" номинациясендә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International